«Тынычлык ватанны саклаучыдан башлана»: патриотлык сәгате (0+)

8 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Тынычлык ватанны саклаучыдан башлана» дигән патриотлык сәгате уздырды.

Шаблон для фотографий
3
2
1

Чара «Гасырлар аша рус батырлары белән» дигән китап күргәзмәсен карау белән башланып китте. Анда сугыш тематикасына хикәяләр һәм шигырьләр тәкъдим ителгән иде. 
Китапханәче балаларга зур илебезнең тынычлыгын тәэмин итүче чик сакчыларыбызны ни өчен нәкъ менә 23 февраль көнне котлавыбыз турында сөйләде. Шуннан соң балалар белән бергә бәйрәмнең килеп чыгу тарихына кечкенә генә экскурсия кылдылар, ватаныбыз геройларын искә төшерделәр. Чара «Безнең Армия көчле!» видео презентациясе белән үрелеп барды. «Ватанны саклаучы һөнәре бар!» викторинасында катнашып, балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: